РАҖӘБ – АЛЛАҺЫНЫҢ АЕ
Галәмнәрне юктан бар итүче, Яратучы Раббыбыз Аллаһы Сөбехәәнәһү үә Тәгааләгә барча хәмде-сәналәребез, барча мактауларыбыз ирешсен.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләЛлааһү гъәләйһи үә сәлләмгә күңел түрләребездән шытып чыккан барча салават-шәрифләребез булсын.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә
бәракәтүһ!
Якынлашып килә торган раҗәб ае һиҗри айларның җиденчесе булып тора. Ул – тыелган ай һәм Аллаһының ае. Быел (2023) ул 22-нче гыйнвардан 23-нче гыйнварга каршы кичтә башлана.
Раҗәб аен уразалы халәттә, Раббыбыздан гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен тәүбә-истигъфарлар сораган хәлдә каршылау киңәш ителә.
⃣ Беренче көнне ураза тотучы кешегә өч ел нәфел уразасы тоткан әҗер-савап язылачак.
⃣ Икенче көнне ураза тоткан кеше ике ел ураза тоткан әҗер-савапка ия булачак.
⃣ Өченче көнне ураза тотса, бер ел уразада булгандай саналыр.
⃣ Ә инде Раҗәб аеның калган көннәрен дә уразада үткәрсә, ай буе ашау-эчүдән тыелып торгандай булыр.
Алдагы хәдистә РасүлүЛлаһ ﷺ болай дигән:
«Раҗәб аеның беренче көнендә тотылган ураза өч еллык (кече) гөнаһлар өчен кәффарәт. Икенче көнне тотылган ураза ике ел өчен, өченче көнне тотылган ураза бер ел өчен, ә аннары тотылган уразалар бер айның (кече) гөнаһлары өчен кәффарәт булып тора»
(Имам Әс-Суютый, «Җәмигус-сагыйр».).
Икенче бер хәдистә бу ай Аллаһы ае булганга күрә, «Әл-Ихлас» сүрәсен ешрак уку һәм аның хакында фикерләү хәерле, чөнки бу сүрәдә Яралтучыбыз хакында әйтелә.
Бу айга хөрмәт йөзеннән һәр көнне 11әр мәртәбә әлеге сүрәне укырга, салаватлар әйтергә, Раббыбыз Аллаһы Тәгаләдән тәүбә-истигъфарлар сорарга һәм иман кәлимәсен кабатларга кирәк.
✨1⃣ Айның беренче төнендә тәсбих намазын уку,
✨2⃣ шулай ук айның беренче ун көнендә 10 рәкәгатьле намаз уку хәерле булачак.
✨3⃣ Көненә 7 мәртәбә «Әл-Фатиха» сүрәсен уку һәм 100әр тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен уку да хәерле гамәл булып санала.
✨4⃣ Бу көннәрне ураза тотып үткәрү бик фазыйләтле.
✨5⃣ Айның 13, 14 һәм 15-нче көннәрендә ураза тоту авырулардан һәм хәлсезлектән котылырга ярдәм итә диелә.
Пәйгамбәребез ﷺ раҗәб ае һәм аның
өстенлекләре турында мондый сүзләр әйткән:
«Раҗәб аенда күпләп истигъфар кылыгыз. Бу айның һәр мизгелендә Рәхмәтле Аллаһы Тәгалә кайбер мөэминнәрне уттан коткара. Дөреслектә, Кодрәт Иясенең (җәннәттә барлыкка китерелгән) сарайлары бар, алар аша раҗәб аенда ураза тотучы кешеләр генә керә алачак»
(Имам Дәйләми, «Мөснәдел-Фирдәвес»).
Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:
«Догалар кире кагылмый торган 5 төн бар: җомгага каршы төн, раҗәб аеның беренче төне, шәгъбан аеның 15-нче төне (Бәраәт киче), Ураза һәм Корбан гаетләренең төннәре», – дигән
(Имам Әл-Бәйһакый, «Шүгабел-иман»).
Раҗәб аеның һәр 10 көне саен 10 рәкәгатьтән торган хаҗәт намазын уку киңәш ителә. Бу өч намаз да бер төрле башкарыла. Аерма намазлардан соң укыла торган догаларда гына. Раҗәб ае дәвамында 30 рәкәгать намаз укыган кеше хакыйкатькә ирешер һәм бу кешеләрнең калебләре үлмәс.
Мондый намазның булуы хакында Сәлман Әл-Фариси радыйАллааһү гъәнһү тапшырган.
Бу намазларны кичке яки төнге намазлардан соң укырга мөмкин, әмма аларны җомгага яки дүшәмбегә каршы төндә, бигрәк тә тәһәҗҗүд намазы кергән вакытта уку хәерлерәк.
☑ Хаҗәт намазын уку тәртибен карап үтик.
Болай дип ният кылына:
«Йә Раббым! Дөньяга килүе белән җиһанны яктыртучы сөекле колың хөрмәтенә, изге раҗәб ае хөрмәтенә мине Үзеңнең бәрәкәтең, гафу кылуың
һәм ризалыгың белән бүләклә, гыйбадәт кылучы һәм тәкъва колларыңнан ит, дөнья һәм Ахирәт бәлаләреннән коткар. Синең ризалыгың өчен. Аллаһу әкбәр».
Һәр рәкәгатьтә берәр «Әл-Фатиха», өчәр «Әл-Кәфирун», өчәр «Әл-Ихлас» сүрәләре укыла.
Намаз 10 рәкәгатьтән тора. Һәр ике рәкәгать аерым башкарыла.
☑1⃣ Беренче ун көндә намаздан соң 11 тапкыр әлеге зикер әйтелә:
«Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ.
Ләһүл мүлкү вә ләһүл хәмдү, йүхйии вә йүмиит. Вә һүә Хәййүл-ләә йәмүүт. Бийәдиһил хайру вә һүә гъәләә күлли шәй-иң къадиир»
(«Аллаһыдан башка гыйбадәт кылырлык илаһи Зат юк, Аның һичбер тиңдәше юк. Ул барлык мөлкәт вә хөкем Иясе. Барча мактаулар Аңа гына хас. Аллаһы Тәгалә һәлак итәр һәм үлгәннән соң кабат тергезер. Ул мәңге Тере һәм мәңге Үлемсез. Барлык хәерле эшләр дә Аллаһы Тәгаләдән генә ирешә. Аның бар нәрсәгә дә, һичшиксез, Көче җитәрлек»).
Моннан соң дога кылына.
☑2⃣ Икенче ун көндә намаздан соң 11 тапкыр әлеге зикер әйтелә:
«Иләәһән вәәхидән әхәдән самәдән фәрдән витран хәййән каййүүмән дәәимән әбәдәә»
(«Бердәнбер, бернигә дә мохтаҗ Булмаучы, ялгыз Булучы, аерым Булучы, тере Булучы, бар нәрсәгә тереклек Бирүче Аллаһыга ялварам»).
Моннан соң дога кылына.
☑3⃣ Өченче ун көндә хаҗәт намазыннан соң, 11 тапкыр әлеге зикер әйтелә:
«Әллааһүммә ләә мәәнигъә лимәә әгътайтә үә ләә мүгътыййә лимәә мәнәгътә үә ләә рааддә лимәә къадайтә үә ләә мүбәддилә лимәә хәкәмтә үә ләә йәнфәгъү ҙәл-дҗәдди миңкәл-дҗәдд. Сүбехәәнә раббийәл-гъәлиййил-әгъләл вәһһәәб, сүбехәәнә раббийәл-гъәлиййил әгъләл вәһһәәб, сүбехәәнә раббийәл-гъәлиййил әгъләл-кәриимил вәһһәәбү, йәә вәһһәәбү, йәә вәһһәәбү, йәә вәһһәәб»
(«Йә, Аллаһым, Син бирергә теләгән нәрсәгә каршылык юк һәм Синең ризалыгыңнан башка берәү дә беркемгә дә нәрсә дә булса бирә алмый. Берәү дә Синең тәкъдиреңне үзгәртә алмый, берәү дә Синең карарыңны алыштыра алмый. Байлыктан файда юк, барлык мөлкәт бары Синнән. Аллаһы кимчелексез, Аллаһы Бөек, Олуг, Мәртәбәле, Аллаһы Ризыкландыручы. Йә, Ризыкландыручы! Йә, Ризыкландыручы! Йә, Ризыкландыручы!»).
⚠ Раҗәб аеның җомгага каршы булган беренче төне – РӘГАИБ КИЧӘСЕ.
Быел (2023) ул 26-нчы гыйнвардан 27-нче гыйнварга каршы кичкә туры килә.
Аны пәнҗешәмбе (атна кич) уразада булып каршы алу кирәк.
Рәгаиб кичәсендә кичке һәм төнге намазлар арасында 12 рәкәгатьтән торган хаҗәт намазы укыла.
Намаз икешәр рәкәгать итеп башкарыла. Һәр рәкәгатьтә, «Әл-Фатиха»дан соң, өчәр тапкыр «Әл-Кадр» һәм 12 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәләре укыла. Бу намаздан соң җиде тапкыр «Саләт-Үммийә» догасы кылына һәм сәҗдә кылына.
«Саләт-Үммийә» догасы бу рәвешле укыла:
«Әллааһүммә съалли гъәләә сәййидинәә Мүхәммәдин-нәбиййил-үммиййи үә гъәләә әәлиһии үә съахбиһии әдҗмәгыыйн»
(«Йә, Аллаһым, әфәндебез, сәййидебез Мөхәммәд салләЛлааһү гъәләйһи үә сәлләмгә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә салаватлар һәм сәламнәр ирештер»).
Сәҗдәдә вакытта җитмеш тапкыр әлеге сүзләр әйтелә:
«Сүббүүхүн къуддүүсүн раббүнәә үә раббүл-мәләәикәти вәр-руух»
(«Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы»).
Шуннан соң сәҗдә халәтеннән чыгарга һәм утырган хәлдә әлеге сүзләрне әйтергә кирәк:
«Раббигъ-фирлии вәрхәм үә тәҗәәвәз гъәммәә тәгъләм. Иннәкә әннтәл-әгъәззүл-әкрам»
(«Йә Аллаһым! Гафу ит, Рәхмәтеңне ирештер һәм Үзеңә билгеле булган нәрсәләрдән коткар. Дөреслектә, Син Кодрәтле һәм Мәрхәмәтле»).
Аннары яңадан сәҗдә кылына. Сәҗдәдә вакытта кабат 70 тапкыр:
«Сүббүүхүн къуддүүсун раббүнәә үә раббүл-мәләәикәти вәр-руух»
(«Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы»), – дип әйтелә.
Сәҗдәдән соң Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә болай дип дога кылына:
«Әллааһүммә бәәрик ләнәә фии раҗәбин үә шәгъбәәнә үә бәллигънәә Рамәдаан»
(«Йә, Аллаһым, Безнең өчен раҗәб һәм шәгъбан айларын бәракәтле кыл һәм Рамазан аена ирешүне насыйп ит»).
Икенче көнгә, ягъни җомга көнне, өйлә белән икенде намазлары арасында, дүрт рәкәгать шөкер намазын укырга кирәк.
Намазның һәр рәкәгатендә бер «Әл-Фатиха», җиде «Аят Әл-Көрси» һәм бишәр тапкыр «Әл-Ихлас», «Әл-Фәләкъ», «Ән-Нәс» сүрәләре укыла. Һәрбер ике рәкәгать саен сәлам бирелә.
Намазны тәмамлаганнан соң егерме биш тапкыр:
«Ләә хәүлә вә ләә куввәтә иләә билләәһил-галиййил гъәзыыймил-кәбиирил-мүтәгъәәл»
(«Бөек, Кодрәтле, Олуг булган Аллаһыдан башка көч вә куәт иясе юктыр»), – дип дога кылына.
Моннан соң 25 тапкыр истигъфар сүзләре әйтелә.
Раббыбыз кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, әҗер-савапларга һәм Үзенең Рәхмәтләренә ирешүебезне насыйп итсә иде.
Әәмиин!
Ирек хәзрәт Җиһаншин,
Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге
«Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы
Чыганак:
«Шура» дини альманахы, №39/2023, 23-28-нче битләр.
