Хаҗәт намазын Аллаһы Тәгаләдән бер теләгеңне тормышка ашыруны сорап, ястү намазыннан соң ике яки дүрт рәкәгать итеп укыйсың.
Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла.
Намаз беткәннән соң, әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә (с.г.с.) салават-сәлам китерелер, аннан соң түбәндәге дога укылыр:
«Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин».
(Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау - галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгърифәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп булуын һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырган. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны кабул ит. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)
#догалыйорт