#киңәш
Стресс халәтендә яшисеңме, әллә юкмы икәнен ничек ачыкларга? Өйдән урамга чыгу, кешеләр белән аралашу күңелдә курку тойгысы тудыра икән, моннан ничек котылырга? Стресс вакытында үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә?
Психолог, кинезиолог, хатын-кыз программалары тренеры Зөлфия МАКСУТОВА белән без бу язманы пандемия белән бәйләп әзерләгән идек. Әмма бүгенге вәзгыятьтә ул тагын актуаль.
Стресс кичергәндә, кеше тормыш режимында түгел, ә исән калу режимында яши, – ди Зөлфия. – Беренчесендә энергия кайнап торса, икенчесендә ул бик аз – бүген, хәзер яшәргә генә җитә.
Энергия булмагач, эчтә «яшисе килми» дигән программа кабына... Стресс кичергәндә тән кысыла, куырылып килә. Һәм стрессның берсе дә эзсез узмый – ул тәнебездә кала.
Психологлар телендә ул блок, «зажим» дип атала. Даими стресс халәтендә булганда кешенең организмы көчсезләнә – ул бөтен вирусларны үзенә тартып китерә башлый.
Иммунитеты төшкәч, энергиясе дә бетә. Максатларга алып бара торган энергиясе... Эшләргә, нәрсәгәдер ирешергә теләге калмый. Аңарда апатия, депрессия, төшенкелек башлана, нык ярсучанга әйләнә.
Әгәр стресс бик тирән түгел икән, кеше үз-үзенә ярдәм итә ала. Ничек итепме?
✅Торып басарга һәм килеп туган шул проблеманы – негатив ситуацияне уйлый-уйлый, бертөрле хәрәкәтләр ясарга кирәк: урыннан кузгалмыйча, бер яктан икенче якка селкенергә, үз-үзеңне кулларың белән «кыйнарга»...
Бу хәрәкәтләр 10–15 минут, аннан да озаграк дәвам итәргә мөмкин. Башта берни дә булмаган кебек тоела. Аннан әкрен генә күңелдән авырлык китә – нульгә килеп чыгасың. Бераздан инде позитив башлана. Бу – стрессны тән аша алып ташлау. Күрәсез, ул бик гади.
•
✅Кулларны биткә куябыз да, яңакларны җылытабыз: ике минуттан соң, кулларны урыннан алмыйча гына, ике минут авызны ачып торабыз.
Бу күнегүне берничә тапкыр кабатларга – иртән дә, кичен дә эшләргә кирәк.
Әйткәнемчә, стресс вакытында киеренке халәткә киләбез һәм үзебез дә сизмичә, теш казнасын кысабыз. Шуның аркасында «зажим» барлыкка килә – мускуллар кысылган килеш кала. Бу урынга кан килми.
Мускуллардагы әлеге «зажим»нарны, шушы рәвешле җылытып, әкрен-әкрен генә йомшартырга мөмкин.
•
✅Стресс кичерәсез икән, шунда ук кайнар су эчегез һәм бөерләрне җылыта башлагыз.
Стресс булганда суны, гомумән, күп эчәргә кирәк, әмма берьюлы биш стакан түгел – бөерләргә артык көч китерү кирәкми. Көчле стресс вакытында аларга болай да кыенга туры килә.
Организм бик күп итеп адреналин бүлеп чыгара, һәм бу процесста бөерләр дә катнаша. Салкын суны да җылытып тормасыннар дип, аларның эшен азрак җиңеләйтү өчен кайнар су эчәргә кирәк тә. Бигрәк тә – аллергия җәфаласа, томау төшкән, баш авырткан чак булса.
✅Җәяү йөрү. Стрессның ниндиен генә кичерсәң дә, күңелдә кузгалган давыл бәреп екмасын өчен, иң яхшысы, киенеп, саф һавада – урамда, йөреп керү.
Җәяү йөрү – стресстан котылуның иң табигый юлы. Ярсудан туктауның, тынычлануның – иң тиз ысулы.
Йөрү – безнең организмда кортизолны бер дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә, зиһенне ача. Атнасына өч сәгать җәяү йөрү депрессия билгеләрен җиңеләйтә. Атнасына биш тапкыр, көн саен 35 әр минут җәяү йөрсәң, җиңел һәм уртача авырлыктагы депрессиядән котылырга мөмкин.
«Айның икенче ягы» дигән язманы тулысынча уку өчен: http://syuyumbike.ru/news/actual-tema/ayny-ikenche-yagy