📖📖📖📖📖📖 ҠОРЪӘН УКЫТУ МӘЖЛЕСЕ 📖📖📖📖📖📖 Мәҗлестәге багышлау һәм теләкләр тексты татарча 💖 СОРАУ БУЕНЧА Әгүзе билләһи миннә шәйтани рәҗим! Бисмилләхир рахмәни рәхим! Иләһи багышладым Раббым үзеңнең ризалыгың өчен, ошбу укылмыш каләм Шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны хата кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) рух Шәрифләренә багышладым. Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Хава радыаллаһу гәнһеләренең рухлары Шәрифләренә багышладым. Һәм дә атабыз Адәм гәләйһиссәләмнән алып хәзергә көнгәчә җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәребезнең, барча габитләребезнең, барча заһитләребезнең, барча остазларыбызның, барча мәшаихларыбызның һәм барча тәбгы тәбигыйннарыбыз һәм дә барча 7 буын әби бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Ахирәттә иман өчен кабердә юлдаш өчен, мәхшәр көнендә, өстендә күләгә булыр өчен, мизанда изге гамәлләрен авыр кылмак өчен, сыйрат күперен кичкәндә җитәкче булмак өчен, оҗмахта Аллаһы тәгаләнең дидарынын күрмәк өчен багышладым. Раббым!!! Шушы йорттан дога өмет иткән җәмигы әрвахларның рухларын шат кылып, кабер газапларын күтәрсәң иде, каберләрен нурландырып безләрдән разый булып бәндәчелек белән ялгышып, кылган гөнаһларын ярлыка, шушы йортның хуҗаларыннан разый кыл. Йә, Раббым! Бу йортка хәерле бәрәкәт бир, әҗәлләренә сабырлык, авыруларына шифа, бәхетсезләргә бәхет, тәүфыйксызларга тәүфыйк бир. Өйләнгән баларының ике арасына өлфәт мәхәббәт биреп тигезлек саулык, сәламәтлек, татулык белән олыларны хөрмәтләп, кечеләргә шәфкать итеп яшәргә насыйп ит, аларны туры юлга ислам юлына күндер. Бәлә казалалардан хәвеф хәтәрләрдән, күзгә күренер күренмәс афәтләрдән. хагыннан-нахагыннан Үзең сакла. Рәхмәт фәрештәләреңне юлдаш кыл. Булган йорт җирләребезне малларыбызны Үзең сакла. Балаларыбызга бәхет, тәүфыйк бир. Олыгайган көннәребездә үзебезгә игелекле, куанычлы балалар булып, вафатыбыздан соң дога кылучылардан кыл. Балигъ булган балаларыбызга ислам диненнән булган, үзебездән яхшы бәндә насыйп ит. Шушы мәҗелскә ерактан вә якыннан килеп үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп догага кул күтәреп "Әмин" диеп утырган мөэмин-мөэминнәрәләрнең дога өмет иткән җәмиг әрвахларының әби-бабалары, әти-әниләре, кайната-кайнаналары рухларына багышладым, рухлары шат булсын; Гөнаһларын гафу кыл, яткан җирләре нур булсын, урыннары җәннәттә булсын, караңгы гүрләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын, сират күперен кичкәндә яшен тизлегендә үтәргә, үзең вәгъдә кылган җәннәтләреңә керергә насыйп кыл. Кыямәт мәхшәр мәйданында, гамәл дәфтәрләребезне уң тарафлардан биреп, хәлләребезне күркәм кыл, мизаннарда яхшы гамәлләребез авыр килсен. Сусаган чакларда кәүсәр чишмәсеннән сулар эчәргә, җәннәт нигъмәтләре белән нигъмәтләнергә насыйп ит. Йә, Раббым! Һәммәбезгә дә ике дөнья рәхәте бир! Хәләл ризыкларыңны тутырып, кимемәс итеп бир. хәрәмнәрдән ерак кыл. Бер Аллам хидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, үзең кушканнарны эшләргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп кыл. Вафат вакытыбыз килеп җиткәч, җиңел хаста, ансат үлемне насыйп ит. Үзең вәгъдә иткән җәннәтеңне күреп "Лә иләһе илләллаһү мөхәммәдәр рәсүлүллаһ" иман кәлимәсен әйтеп, әманәт җаннарыбызны җиңеллек белән тапшырырга насыйп ит. Дөнья ахирәт, ачлык-ялангачлык, хурлык рисваеннан, ут газабыннан сакласаң иде. Сакланырга көч куәт бирсәң иде. Йә, Раббым!!! Миңа тапшырдылар укырга, мин укыдым син кабул кыл. кабул итү синең сыйфатың, синең әйткән вәгъдәң бар бит — "Сорагыз, мин кабул итәрмен", әйткән вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың бит, мәрхәмәтле рәхимле бит Раббым син. Вә саллаллаһү галә Мөхәммәд вә галә әлиһи вә сахбиһи вә сәлләм. Вә әхыйру дугъаи әнил хәмдүлилләһи Раббил галәмин. Әмин. --------------------------------------------------------------------— Сәдака биргәч укыла торган дога رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّآ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ العَلِيمُ "Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим." (Әй, Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең) -----------------------------------------------------------— СӘДАКА ДОГАСЫ (сәдака алгач укыла) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әллаһүммә хфәз сәхибә һәзиһис садакати гәнли әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәхү вә әккид,имәнәһү вә аксыйр әмвәләһү вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ. (Йә,Раббым! Ошбу сәдака биргән бәндәләргә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде, аларның савабын барлык көтеп ятучы әрвахларның рухларына ирештереп, аларны шатландырсаң иде! Бу сәдака бирүче бәндәләрне бәлаләрдән, казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакласаң иде, гөнаһларын гафу итеп, иманнарын куәтләндереп, малларын арттырсаң иде, хәерле максатларына һәм изге теләкләренә ирешергә насыйп итсәң иде! Йә, Раббым! Бу бәндәләргә күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман, тынычлык һәм сәламәтлек бирсәң иде. Аларга бәхетле, шатлыклы озын гомер, тигез һәм бәракәтле тормыш насыйп итсәң иде! Источник: https://vk.com/wall-87516991_84646

Теги других блогов: Коран Татарча Мәжлис